“Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә җитештерү булдыруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы турында

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүгә гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы узды.

Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында  “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” комиссияләре әгъзалары катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International