Нефть тармагында салым түләүләрен реформалаштыру белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем эшләгән документ киләсе елның башында әзер булыр дип көтелә, ә якын киләчәктә мондый түләүләрнең бер өлешен салым кодексына кертү турында закон проекты эшләнәчәк. Бу хакта Мәскәү финанс форумы кысаларында чыгышында Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев хәбәр итте.
“Киләсе алты елда нефть тармагында салым маневрын тәмамлаячакбыз. Берсүзсез мөһим тема. Бу салым түләүләре шул ук салымнар була. Без аларны кертү, үзгәртү, алуның бердәм кагыйдәләрен булдырырга ниятлибез... махсус эшче төркем бу реформага якын килүне эшләү белән шөгыльләнә, документны инде киләсе елның башында әзер булыр дип исәплибез. Якын киләчәктә мондый түләүләрнең бер өлешен салым кодексына кертү турында закон проекты әзер булачак”, - диде Медведев.
Ул бу салым дәрәҗәсе киләсе алты елда сакланачак дип искәртте. “Бу чынлап та мөһим. Асылда без салым мораториен саклыйбыз һәм берни дә үзгәртергә ниятләмибез”, - дип искәртте премьер.
Аның сүзләренчә, гражданнар, компанияләр, эшмәкәрлек һәм дәүләт мәнфәгатьләренең паритеты сакланган хәлдә, тотрыклы һәм алдан билгеләп була торган салым шартларын формалаштыру курсы дәвам итәчәк. “Салым системасын үзгәртүдә адымнарны без нәкъ менә шушы мантыйкка нигезләнеп ясадык. Без алдыбызда зур максатлар торганын аңлый идек, ләкин бу зур чыгымнар кирәк булачак дигән сүз дә, әмма шул ук вакытта мондый адымның кешеләрнең керемнәренә йогынтысын булдыра алганча киметергә тырыштык”, - дип өстәде Медведев.