Илья Трунин: Хөкүмәт үзмәшгульләр өчен салым ставкасын тиздән ачыклаячак

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Үзмәшгульләр өчен салым тикшерүләрендә катнашучылардан, аның ставкасы буенча төрле тәкъдимнәр яңгырый, якын киләчәктә йомгаклау вариант сайлап алыначак. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.

“Закон проекты әзер диярлек. Ставка буенча төрле вариантлар бар. Төрле вариантлар бар, ләкин без шуларның берсенә якын киләчәктә тукталачакбыз”, - диде Трунин Мәскәү финанс форумы кулуарларында.

Август ахырында вице-премьер Татьяна Голикова Хөкүмәт физик затларга хезмәтләр тәкъдим иткән үзмәшгульләргә салым ставкасын 4%тан, юридик затларга хезмәтләр тәкъдим иткән үзмәшгульләргә  6%тан югары итмәү ягын карый дип җиткергән иде. Шул ук вакытта ул бу салым үз эченә мәҗбүри медицина иминиятенә иминият взносларын да алачак дип аңлатты.

“Ставкаларны 4% һәм 6% калдырырга тәкъдим итәбез. Ләкин тикшерүдә катнашучылар арасында төрле ставкалар ясау кирәкми дигән фикерләр дә бар”, - дип искәртте Трунин.

Ул Финанс министрлыгы 2019 елда пилот проектны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә эшләтеп җибәрү ниятен калдыра дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International