РФ Финанс министрлыгы җинаять җәзасы каралган салым җинаятьләре суммасын күтәрүне максатка ярашлы дип саный. Бу хакта Мәскәү финанс форумы кысаларында финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
Хәзерге редакциядәге РФ Җинаять кодексының 199 маддәсендә җәза салым һәм җыемнарны (әгәр сүз өч финанс елда түләнмәгән 5 миллион сумнан артык сумма турында барса) түләүдән читләшкән өчен каралган. Шушы вакыт өчен түләнмәгән гомуми суммадан бу 25%тан артык яисә күрсәтелгән сумма 15 миллион сумнан арткан шартта ярый. Әгәр бу җинаятьне беренче тапкыр кылган кеше Салым кодексы буенча недоимканы, пеняларны һәм штрафны тулысынча түләсә, ул җинаять җаваплылыгыннан котыла.
“Мин уйлыйм, минем шәхси фикерем, абсолют суммаларда билгеләнгән теләсә кайсы зурлыклар индексацияләнергә тиеш. Аларның хәзерге дәрәҗәсен билгеләгәннән шактый вакыт үтте. Бу факторны гына исәпкә алсак та, аларны арттыру мәгънәгә ия”, - диде Трунин.
Бу җинаятьләр буенча баскычларны күтәрү тәкъдиме белән моннан алда "Опора России" башлыгы Александр Калинин чыгыш ясады.
“Без бу позицияне хупларбыз дип уйлыйм”, - диде Трунин һәм бу эшне салым түләүләре һәм аларның кайберләрен Салым кодексына кертү турында закон өстендә эш кысаларында уздырырга мөмкин дип раслады.