РФ Финанс министрлыгы 2018 елда инфляциянең 3,5% арту куркынычын бик югары түгел дип саный

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2018 ел йомгаклары буенча дәүләттә инфляция 3,5% дәрәҗәсеннән арту мөмкинлеген таный, ләкин мондый куркынычны бик югары дип санамый. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

“Без августта күргәннәргә килгәндә, анда азык-төлек инфляциясе дә йогынты ясады, өлешчә аңа инде курстан йогынтыны күчерү дә тәэсир итәргә мөмкин. Әгәр дә без бу факторлар тарафыннан инфляциягә озаккарак сузылган тәэсир күрсәк, бәлки 3,5% караганда күбрәк булыр. Әлегә без мондый куркынычларны бик югары дип санамау ягында”, - диде ул агымдагы ел йомгаклары буенча дәүләттә бәяләр үсү темпларының нинди көтелүе хакында аңлатма биреп.

“Хәзер бераз көтәргә, сентябрьдә инфляция белән төгәл нәрсә буласын карарга кирәк вакыт”, - дип йомгак ясады министр урынбасары.

Икътисадый үсеш министрлыгының тәгаенләнгән фаразында ел йомгаклары буенча инфляция 3,4% тәшкил итәчәк.

Колычев шулай ук рубль курсының агымдагы волатильлеге систем характерда түгел дип җиткерде. Ул капиталның үсеш алган базарлардан зур үсеш алганнарына күчүенә бәйле.

“Без хәзер күзәткән волатильлек систем да, струкур да түгел, ә күбрәк вакытлы характерга ия. Ул, гомумән алганда, капиталларның дөнья буенча үсеш алган базарлардан зур үсеш алганнарына күчүе белән бәйле. Ул тәмамлангач, бу тынычланачак”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International