Рубльнең агымдагы үзгәреше вакытлы характерда һәм капиталның бөтендөнья хәрәкәтенә бәйле. Бу хакта Россия финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.
“Без хәзер күзәткән волатильлек систем да, струкур да түгел, ә күбрәк вакытлы характерга ия. Ул, гомумән алганда, капиталларның дөнья буенча үсеш алган базарлардан зур үсеш алганнарына күчүенә бәйле. Ул тәмамлангач, бу тынычланачак”, - диде ул.
Россия вакуумда түгел һәм үсеш алган базарларда килеп чыккан әйберләр безнең дәүләт өчен зур үрнәк дип өстәде Колычев. “Россиядә волатильлек структур дисбаланска ия илләр белән чагыштырганда, андый югары үгел. Бу яктан безнең икътисад бик көчле”, - дип искәртте ул.