РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына бюджет барышы кысаларында салым льготаларын бәяләү турында закон проектын керткән. Бу хакта парламентның түбәнге палатасының мәгълүмат базасыннан билгеле булды.
Документ бюджет барышы кысаларында салым льготаларының һәм азат ителүләрнең контроль, хисаплау һәм бәяләү процедураларын системалаштыруга һәм регламентлаштыруга юнәлтелгән. Һәр гаммәви-хокукый берәмлек мәҗбүри рәвештә салым чыгымнарының исемлеген формалаштырырга һәм ел саен аларны бәяләргә тиеш булачак. Боларны уздыруга таләпләрне Россия Хөкүмәте билгеләячәк.
Бу бәяләү нәтиҗәләре, документ буенча, РФ бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтләренең төп юнәлешләрен, РФ субъектының һәм муниципаль берәмлегенең төп бюджет һәм салым сәясәте юнәлешләрен формалаштырганда исәпкә алыначак.
Хәзерге вакытта федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә төрле льготалар һәм преференцияләр гамәлдә. Бу ярдәмнең нәтиҗәлелеген эффективрак бәяләү өчен мондый төрдәге льготалар һәм преференцияләрнең контроль, хисап һәм бәяләү процедураларын системалаштырырга тәкъдим ителә дип аңлаткан иде элегрәк РФ премьер-министры Дмитрий Медведев.
Салым чыгымнары асылда, туры бюджет чыгымнарын кертеп, дәүләт финанс сәясәтенең башка чараларына альтернатива булып тора. Ләкин шул ук вакытта алар бюджет контроле, хисабы һәм бәяләве объекты булып саналмый. Бу дәүләт финанс сәясәте эффективлыгы төшүгә, теге яисә бу юнәлешкә ярдәмгә юнәлтелгән ресурсларның фактик күләмнәрен бәяләп бетермәүгә алшарт булып тора, шулай ук бюджет ресурсларының оптималь булмаган бүленешенә китерә дип ачыклаган иде аннан алдан Министрлар Кабинеты.