РФ бюджеты профициты гыйнвар-августта тулаем эчке продуктның 3,1% тәшкил иткән

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның гыйнвар-августында федераль бюджет тулаем эчке продуктның 3,1% профициты яисә 1,962 трлн сум белән үтәлгән. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы материалларында әйтелә.

Бер ел элек 2017 елның гайнвар-августында РФ бюджеты дефициты тулаем эчке продуктның 0,7% яисә  403,64 млрд сум тәшкил иткән иде.

Бюджет керемнәре гыйнвар-августта 12,223 трлн сум, чыгымнары - 10,251 трлн сум тәшкил иткән.

Сигез айда нефть-газ керемнәре  5,502 трлн сум, нефть-газ булмаганнары - 6,722 трлн сум тәшкил иткән. Гадәттәгечә, иң зур чыгымнар социаль сәясәткә - 3,118 трлн сум һәм милли оборонага - 1,811 трлн сум туры килгән.

2018 елга бюджет турында законда дефицит тулаем эчке продуктның 1,3% дәрәҗәсендә планлаштырылган. Ләкин беренче вице-премьер, РФ финанс министры  Антон Силуанов бәяләвенчә, агымдагы елда бюджет профицит белән үтәләчәк. Шулай итеп, III Мәскәү финанс форумы барышында Силуанов  2018 елда бюджет профициты тулаем эчке продуктның 2% артып китәргә мөмкин дип җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International