Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен старттагы салым салуның льготалы режимыннан гомуми режимга акрынлап күчү механизмы Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнә. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин Көнчыгыш икътисадый форумында җиткерде.
“Без хәзер Финанс министрлыгы, Финанс министрлыгының салым бүлекчәсе белән бездә булган старттагы льготалы режимнардан гомуми режимга акрынлап күчү механизмын актив эшлибез. Кызганычка каршы, бездә хәзер салым йөкләнеше җитди рәвештә кинәт үзгәрә – салым гына түгел, ә административ та”, - диде ул.
Орешкин искәртүенчә, хәзерге вакытта 13 эшче төркем булдырылган. Алар “төрле юнәлешләрдә эшмәкәрлек эшчәнлеге, эшмәкәрлек өчен булган киртәләрне эзләү белән шөгыльләнә”. “Көз көне бу мәсьәлә буенча Хөкүмәт комиссиясе узачак. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең көндәлек эшчәнлеген күпкә уңайлырак итәр өчен ул тикшерүгә үзгәреш буенча планны кертәчәк...”, - дип өстәде министр.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, үз эшмәкәрлеген булдырырга теләгән россиялеләр саны элеккечә бик югары түгел. Орешкин фикеренчә, аны арттырырга, “бездә булган уңыш тарихларын популярлаштырырга, уңай тенденцияләр турында, бизнесны ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләргә кирәк”.