Бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Ул бу елның беренче яртыеллыгында республиканың бюджеты үтәлеше параметрларын тикшерүгә багышланды.
Гомумән алганда, депутатлар тарафыннан бу елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты үтәлеше “уңышлы” булды дип бәяләнде. Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин белдерүенчә, керемнәр буенча республика бюджеты үтәлеше графиктан алдан бара – еллык планнан 54%. Шулай ук ул бу тенденция ел ахырына адәр сакланыр дигән ышаныч белдерде.
Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда, салым һәм салым булмаган керемнәрнең артуы 9,9 млрд сумны тәшкил иткән дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, бюджетның керем өлешен башкаруның иң күп өлешен 107,7 млрд сум күләмдә салым һәм салым булмаган керемнәр тәэмин иткән. “Салым һәм салым булмаган керемнәрнең үәлеше шулай ук уңышлы, - диде Алексей Шишкин, - табышка салым 49,1 млрд. сум керде (елга карата 64%), төп үсешне нефть-газ тармагы күрсәтте. Шулай ук химия сәнәгате һәм машина төзелеше тармагы нәтиҗәле эшли”. ТР Финанс министры урынбасары билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан 11 млрд сум килгән.