ТР финанслар министры: Татарстанның 2019 елга берләштерелгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 251,2 млрд. сум булыр дип көтелә

2018 елның 14 сентябре, җомга

Татарстанның 2019 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 251,2 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта 2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Утырышта шулай ук 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты да каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

 «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы турында» Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Хисап мәгълүматлары буенча агымдагы елның 8 аенда республиканың тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр барлыгы 178,6 млрд. сум мобилизацияләнгән.

2019 елга тупланма бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 251,2 млрд. сум, 2020 елга – 255,7, 2021 елга – 263,1 млрд. сум фаразлана.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башкарган эш нәтиҗәсендә, тупланма бюджетны булдырган 911 җирлек бюджетының, 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларының, Татарстан Республикасы бюджетының 2019-2021 елларга чыгымнары буенча фаразлары төзелде. Барлык муниципаль берәмлекләрнең бюджетлары дефицитсыз дип фаразлана.

“Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлеге буенча 2019 елга чыгымнар җыенысы 16,6 млрд. сум фаразлана.

“Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге”бүлегенең чыгымнары җыенысы 1,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.

“Милли икътисад” бүлеге буенча чыгымнар 38,3 млрд. сум фаразлана.

 “Торак-коммуналь хуҗалык” бүлегенә 9,6 млрд. сум чыгымнар керә.

“Әйләнә-тирә мохитне саклау” бүлегенә чыгымнар җыенысы 558 млн. сум күздә тотыла.

 “Иҗтимагый-мәдәни өлкә” бүлеге чыгымнары тупланма бюджетта база 18 елга 2019 елда – 7,8 процентка, 20 елда 8,7 процентка, 21 елда – 9,7 процентка үсә.  

 Иҗтимагый-мәдәни өлкәнең “Мәгариф” тармагында 2019 елда чыгымнар күләме 75,0 млрд. сумга җитәчәк.

 “Мәдәният һәм кинематография” бүлеге буенча чыгымнар 2019 елга 9,6 млрд. сум тәшкил итәчәк.

“Сәламәтлек саклау” бүлегендә мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 58,6 млрд. сум тәшкил итәчәк.

 “Социаль сәясәт” тармагында чыгымнарның гомуми күләме биредә 34,5 млрд. сум күләмендә фаразлана.

“Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча чыгымнар 1,5 млрд. сум тәшкил итә.  

“Массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча 2019 елга чыгымнар республика бюджеты буенча 1 млрд. 413 млн. сум күләмендә фаразлана.

 “Дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү”. Тупланма бюджетта бу бүлек буенча чыгымнар 544 млн. сум тәшкил итәчәк.

Федераль чараларны кертмәгәндә, тупланма бюджетның  чыгымнары 2019 елга 255,3 млрд. сум, 2020 елда – 260,3 млрд. сум, 2021 елда – 268,4 млрд. сум фаразлана.

Тупланма бюджетның дефициты 2019 елда 4,1 млрд. сум, 2020 елда – 4,6 млрд. сум, 2021 елда – 5,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бюджет формалаштыру буенча гаять зур эш башкарылган. Бу эш аерым стандартлар буенча бара, диде ул, иң мөһиме – республикада гамәлгә ашырылучы барлык программалар да сакланып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International