Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләт һәм муниципаль финанс контроле өлкәсен киңәйтә торган закон проектын кабул иткән. Документ РФ Хөкүмәте инициативасы.
Закон проекты бюджет барышы катнашучыларының эчке финанс контроле һәм аудиты стандартларының (Хөкүмәт билгеләгән) федераль системасын формалаштыруны күздә тота.
Система кысаларында тикшерүләр, ревизияләр үткәрүнең бердәм принципларын һәм нигезләрен, контрольдә тота торган органнарның һәм контроль объектларының вазыйфаи затларының хокукларын һәм вазыйфаларын, контроль эшчәнлекне планлаштыруга куркыныч-юнәлешле якын килүләрне раслау тәкъдим ителә. Документ шулай ук контроль чараларның кабатлануын төшереп калдыра.