Рубль курсы ныгыды һәм соңгы еллардагы структур макроикътисад үзгәртеп корулары ярдәмендә кыска сроклы перспективада фундаменталь әһәмиятенә кайтырга мөмкин. Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.
“Соңгы елларда гамәлгә куелган структур макроикътисад үзгәртеп корулары безгә ышанычлы итеп, финанс базарларына, икътисадка бары тик кыска сроклы тискәре эффектны фаразларга мөмкинлек бирә”, - диде ул.
“Эшли торган институтларның нәтиҗәлелеге хәлиткеч индикаторларның озак сроклы тотрыклылыгын фаразларга һәм, шул исәптән, алмаштыру курсы кебек күрсәткечләрнең фундаменталь әһәмиятләргә кайтуын исәпләргә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Орешкин.