Бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Бүгенге утырышта 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты нигезендә, керемнәрнең 21,2 млрд сумга, чыгымнарның 17,4 млрд сумга артуы күздә тотыла.

Финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышында үзгәрешләр турында сөйләде.

Шулай итеп, республиканың 2018 елгы бюджет күләме керемнәр буенча 246 млрд. 217,7 млн. сум, чыгымнар буенча 261 млрд 96,3 млн сум күләмендә расланган, дефицит 14 млрд 878,6 млн сум. Бюджет кытлыгы 3 млрд 771 млн сумга кими. Ел башына бюджетта калган акча хисабына ул тулысынча капланачак.

2019 елга бюджет керемнәре 209 млрд 371,9 млн сум, чыгымнар буенча 213 млрд 856,7 млн сум булачак. Дефицит үзгәрмәячәк һәм 4 млрд 484, 8 млн сум тәшкил итәчәк.

2020 елда керемнәр буенча бюджет 215 млрд 461, 8 млн сум, чыгымнар буенча 221 млрд 440,6 млн сум. Дефицит үзгәрешсез кала – 5 млрд 978, 8 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International