2019 елда Россиянең федераль бюджеты 1,932 трлн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Финанс министрлыгы бастырган “2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджет турында” федераль закон проектында әйтелә.
Шул ук вакытта 2020 елда бюджет профициты 1,22 трлн сум, ә 2021 елда – ул 0,95 трлн сум көтелә.
Шул исәптән, 2019 елда федераль бюджетның чыгымнары 18,037 трлн сум, 2020 елда - 18,994 трлн сум, ә 2021 елда - 20,026 трлн сум тәшкил итәчәк. Федераль бюджетның керемнәре 2019, 2020, 2021 елларга туры китереп, 19,969 трлн сум, 20,219 трлн сум һәм 20,978 трлн сум дәрәҗәләрендә салып калдырылган, диелгән закон проектында.
2018 елга бюджет турында законда дефицит тулаем эчке продуктның 1,3% дәрәҗәсендә планлаштырылган. Ләкин беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов бәяләвенчә, агымдагы елда бюджет профицит белән үтәләчәк һәм ул тулаем эчке продуктның 2%ннан артып китәргә мөмкин.