Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Анда 2018 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше каралды һәм октябрь аена һәм кварталга компания бюджеты расланды.
Шулай ук Директорлар советы «Татнефть» төркеменең 2030 елга кадәр Үсеш стратегиясен раслады.
Моннан тыш, утырышта «Татнефть» ГАҖ генераль директорының вәкаләтләр чоры узуга бәйле рәвештә, Директорлар советы җәмгыять Уставы нигезендә, Комитет рекомендацияләрен исәпкә алып, Компания җитәкчесе итеп гамәлдәге генераль директор Н.У. Маһановны биш елга билгеләп куйды.