Антон Силуанов: эффектив булмаган салым льготалары юкка чыгарылырга мөмкин

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөкүмәтнең икътисадый блогы салым льготаларының эффективлыгын бәяләү методикасы проекты өстендә эшли, аның нигезендә  эффектив булмаган кайбер льготалар кире кагылырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгышы вакытында беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“РФ Хөкүмәтендә федераль дәрәҗәдә льготалар эффективлыгын ничек исәпләргә кирәклеген күрсәткән акт әле расланмады. Мондый  методика проекты хәзер Хөкүмәтнең икътисадый идарә тармакларында эшләнә. Һәм мин без якын киләчәктә аны кабул итәрбез һәм парламентарийлар белән бергәләп тикшерербез дип уйлыйм. Бу методика нигезендә бүген бирелгән льготаларны бәяләрбез. <...> аларның шактый өлеше эшләми, эффектив түгел һәм бу льготаны юкка чыгару турында карар кабул ителергә мөмкин”, - диде ул.

Федераль дәрәҗәдә льготалар эффективлыгын бәяләү – ул “зур күләмнәр, зур ресурслар”, дип саный Силуанов.

“Өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) буенча льготалы ставканы гына алыйк. Төп ставканы күтәрүгә карамастан, льготалы ставканы калдырдылар, бу абсолют гадел. Бездә чимал секторында зур льготалар, зур льготалар авыл хуҗалыгында һәм башкалар. Һәм без бу катлаулы эшне хәзер уздыра башладык”, - диде ул.

Төбәк льготалары өчен тиңдәш методика инде әзер, дип хәбәр итте министр.

“Төбәк льготаларын бәяләү өчен без бу льготаларның эффективлыгын бәяләүнең тулы методикасын әзерләдек. Ул безнең бюджетара мөнәсәбәтләр кысаларында кулланылачак”, - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International