РФ Финанс министрлыгы 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләр кертү барышында, чыгым йөкләмәләрен үтәүгә зыян китермичә, эчке заемнарның шактый күләмен киметергә планлаштыра. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
“Без быел эчке базарда бурычка алуларны җәлеп итү буенча планлы билгеләнешләрне киметүгә карамастан, бюджет кагыйдәсе тулы күләмдә сакланып калачак. Бу кимү саллы булачак. Күреп торасыз, без инде өченче тапкыр базарга чыкмыйбыз. Шуңа күрә без чыгым йөкләмәләрен үтәүгә зыян китермичә, моны калган акчалар һәм бюджет ресурслары белән алыштырачакбыз”, - диде беренче вице-премьер. Ул шулай ук 2018 елга федераль бюджет чыгымнары нефть-газ булмаган керемнәр һәм экономия исәбенә эчке яңадан бүлү хисабына артачак, дип өстәде.
Силуанов 2018 елга бюджетка төзәтмәләр Хөкүмәт тарафыннан октябрьдә каралачак, аннан соң Дәүләт Думасына кертеләчәк дип хәбәр итте. Карау процессы 2019-2021 елларга РФнең төп бюджетын тикшерү белән синхронлаштырылачак.