Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ТР Финанс министрлыгы республиканың финанс системасы ветераннары белән очрашу үткәрде

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бүген Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре элек республиканың финанс системасында эшләгән ветераннар өчен очрашу оештырды. Матур гадәт буенча мондый чаралар ел саен уздырылып килә.

Тантананың башында Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин финанс системасы ветераннарына ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде, шулай ук рәхмәт хатлары тапшырды.

Өстәмә рәвештә быел чакырылган кунаклар «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашкан “Россия – минем тарих” тарихи паркында да булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International