Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бүгенге утырышында депутатлар берничә федераль һәм республика закон проектларын капрадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
"2018 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты беренче укылышта каралды. Документның төп күрсәткечләре турында мәгълүмат белән ТР Икътисад министры урынбасары олег Пелевин һәм финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясадылар.
Алла Анфимова әйтүенчә, 2019 елда республика бюджеты үның керем өлеше 228 млрд 230,6 млн күләмендә планлаштырыла, чыгымнар өлеше 232,4 млрд сум, ә дефицит 4 млрд 151,3 млн булыр дип көтелә.
Комитет Республика суд-медэкспертиза бюросы үтенечен һәм тулаем закон проектын хуплады.
Комитет утырышында шулай ук башка сораулар да каралды.