Бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты төп сорауларның берсе булды.
Комитет үз җаваплылыгындагы мәсьәләләр буенча бүлекләрне карады. Бу, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, урман һәм су хуҗалыклары һәм башкалар.
Республиканың социаль-икътисади үсешенә фараз күрсәткечләре белән республиканың икътисад министр урынбасары Айрат Шәмсиев таныштырды.
Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 2019 елда 228 млрд 230 млн 599,5 мең сум, чыгымнар 232 млрд 381 млн 876,4 мең сум булыр дип фаразлана. Бюджет кытлыгы 4 млрд 151 млн 276,9 мең сум тәшкил итә.
Комитет әгъзалары, бюджет кысаларында, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш хакын арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясендә импортны алмаштыру мөмкинлекләре ничек каралачагы турында кызыксынды.
Депутатлар, закон проектын хуплап, аны беренче укылышка тәкъдим иттеләр.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.