Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы турында

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты, шулай ук киләсе алты елда республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында тикшерелде.

2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында мәгълүматны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җиткерде.

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков 2019 елга бюджетның төп характеристикалары белән таныштырды. Аерым алганда, керем өлеше – 228,2 млрд сум, чыгымнар – 232,3 млрд сум, дефицит күләме 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

Республика бюджетының күләмле керем чыганаклары булып, башка еллардагы кебек үк табышка салым, физик затларның кеременә салым, акцизлар һәм предприятиеләр милегенә салым кала. Алар салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләменнән 90% артыгын тәшкил итә. Аерым алганда, 2019 елга табышка салым 89,7 млрд.сум, физик затларның кеременә салым кереме – 77,6 млрд. сум көтелә.

Федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр Татарстан Республикасы бюджеты проектында 2019 елга барлыгы 20,3 млрд. сум исәпләнгән.

 Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына республика бюджеты проектын тулаем алганда хуплады һәм аны беренче укылышта каралуга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International