Социаль сәясәт комитеты утырышы узды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында берничә мөһим мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында – 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына республика бюджеты һәм шул ук чорга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты. Документлар беренче укылышта каралды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин таныштырды.

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова искәртүенчә, 2019 елда республика бюджетының керем өлешенең фаразланган күләме –  228 млрд. 230 млн. 599,5 мең сум, чыгымнары – 232 млрд. 381 млн. 876,4 мең сум, нәтиҗәдә дефициты  4 млрд. 151 млн. 276,9 мең сум тәшкил итәчәк.

2019 елда сәламәтлек саклауга 21 545,3 млн. сум юнәлтергә планлаштырыла. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге чараларны гамәлгә кую, республиканың медицина оешмаларының эшчәнлеген финанс тәэмин итү, сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясау “2021 елга кадәр Татарстан Республикасының сәламәтлек саклавы үсеше” программасы кысаларында тормышка ашырылачак.

“Алдагы елларда башланган социаль-мәдәни өлкә һәм җәмәгать инфраструктурасы объектларын төзү һәм аларга капиталь ремонт ясауны 2019 елда дәвам итәргә тәкъдим ителә”, - дип искәртте Алла Анфимова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International