2019 ел бюджеты парламент тыңлаулары процедурасын узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.

Гадәттәгечә, бюджет турында закон проектын тикшерү киң җәмәгатьчелек катнашында үтә. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова, республиканың җаваплы министрлыклары вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларына Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислек итте.

“Киләсе өч елда бюджетның авырлашуы фаразлана. Керемнәр буенча бу федераль закон үзгәрүгә барып тоташса, чыгымнар буенча ул агымдагы чыгымнарның индексацияләнүенә бәйле. Бу исә үз чиратында бюджетның чыгым өлешендә инвестицияле кисәкнең кимүенә китерәчәк, - диде Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 елгы бюджетка бәя биреп, - Республикада урнашкан агымдагы һәм капиталь чыгымнар арасында нисбәтләрне саклап калу өчен безнең алда резервларын файдалану аша (ягъни аның керемнәренең артуы) бюджетның тигезлеген тәэмин итү, салымнар буенча әҗәтләрне каплау һәм чыгымнарда камилләштерүгә йөз тоткан чаралар үткәрү бурычлары тора”.

Республика бюджетына төп керем чыганаклары булып, элеккечә табышка салым, физик затларның керемен салым һәм акцизлар кала. Радик Гайзатуллин искәртүенчә, киләсе финанс елда табышка салым 89,7 млрд.сум (салым керемнәренең 37 проценты) фаразлана. Физик затларның кеременә салым кереме – 77,6 млрд. сум (берләштерелгән бюджет), 54,4 млрд. сум (республика бюджеты). Акцизлар кереме фаразы берләштерелгән бюджетка 29,9 млрд. сум, республика бюджетына – 28,9 млрд.сум тәшкил итә.

2019 елда тупланма бюджетның салым булмаган керемнәре күләме 10,1 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетыныкы 5,6 млрд. сум фаразлана. Федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр Татарстан Республикасы бюджеты проектында 2019 елга барлыгы 20,3 млрд. сум исәпләнгән.

2019 елга бюджет чыгымнарында иң зур чагыштырма авырлыгын элеккечә социаль өлкәгә (социаль сәясәткә, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә, физик культура һәм спортка) – 63% чыгымнар алып тора, илкүләм икътисадка һәм торак-коммуналь хуҗалыкка – 21%.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2019 елга бюджет социаль юнәлешле булуын саклый, чыгымнарның гомуми күләменнән 70% социаль әһәмиятле.

Бюджет чыгымнарының якынча 90% программалар буенча бүленгән. Илкүләм проектларны финанслау яңалык булачак. Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә 12 илкүләм проект расланган. Республика тармак министрлыклары илкүләм проектлар буенча финанслашу нисбәтләрен билгеләү турында федераль министрлыклар белән килешүләр төзү эшен алып бара. 

Киләсе финанс елда туланма бюджеттан икътисадка 48,7 млрд сум, торак-коммуналь хуҗалыкка 18,6 млрд сум, мәгарифкә 99,5 млрд сум, мәдәнияткә 14,6 млрд сум,  сәламәтлек саклауга 66,8 млрд сум, «социаль сәясәт»кә 42,9 млрд сум, спортка 6,1 млрд сум юнәлтеләчәк.

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хаклары 4,3% артачак, шулай ук инфляция зурлыгына (4,3%) барлык социаль түләүләр, азык-төлеккә чыгымнар һәм медикаментлар индексацияләнәчәк, стипендияләр арттырылачак. 2018 елның 2019 июленнән коммуналь хезмәтләр 4,3% артачак.

Гомумән алганда, 2019 елда берләштерелгән бюджетының керем өлеше – 271,5 млрд. сум, чыгым өлеше – 275,6 млрд. сум, дефицит күләме 4,1 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2019 елда республика бюджетының керем өлеше – 228,2 млрд сум, чыгымнар – 232,3 млрд сум, дефицит күләме 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International