Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары киләсе ел бюджеты буенча фикер алыштылар

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты буенча фикер алыштылар. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Тикшерү кысаларында ТР Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин  республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы белән таныштырды.

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты эшчәнлеге өлкәсенә кергән юнәлешләр буенча бүлекләрне финанслауга юнәлтергә планлаштырылган чаралар күләмнәре турында сөйләде. Сүз “Гомумдәүләт мәсьәләләре”, “Дәүләт бурычына һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү” һәм “Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына гомуми характердагы бюджетара трансфертлар” бүлекләре хакында бара.

“Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлеге буенча 2019 елга чыгымнарның фаразлы күләме 13 404 млн. сум тәшкил иткән.

“Дәүләт бурычына һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү” бүлеге буенча 2019 елга барлыгы 89,5 млн. сум әҗәт йөкләмәләре буенча процент түләүләргә чаралар каралган.

“РФ бюджет системасының бюджетларына гомуми характердагы бюджетара трансфертлар” бүлеге буенча муниципаль берәмлекләрнең бюджет тәэмин ителгәнлеген тигезләүгә дотацияләр һәм гомуми характердагы башка бюджетара трансфертлар чагыла. Муниципаль берәмлекләрнең бюджетларына финанс ярдәмнең гомуми күләме 2019 елга барлыгы 22 736,9 млн. сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International