Дмитрий Медведев: Хөкүмәт Бюджет кодексына төзәтмәләр турында закон проектын кабул итәчәк

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт Бюджет кодексын төзәтү турында закон проектын хупларга ниятли. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.

“Ул киләсе елда федераль бюджетның үтәлеше үзенчәлекләрен билгели. Максат – төбәкләрнең бюджет финанслануы механизмнарын сыгылмалырак һәм өлгеррәк итү. Анда берничә новелла бар”, - диде Медведев.

Аның сүзләренчә, төбәкләр бюджеттан акчаларны өлгеррәк бүлә алачак. “Элек әгәр төрле сәбәпләр белән регион төбәк һәм муниципаль милек объектларына капиталь салуларны финанслашуга бирелгән федераль субсидияләрне тулы күләмдә файдаланып өлгермәсә, бу акчаларны кире бюджетка кайтарырга һәм аларны бары озак процедуралар үтеп кенә алып була иде”, - диде ул.

Медведев әйтүенчә, хәзер моны эшләү җиңелрәк булачак.

Аның сүзләренчә, бюджет акчаларын аерым чыгымнар төрләре буенча оператив бүлү мөмкинлеге бер елга озайтыла. Бу практика үткән ел кертелгән булган һәм, Медведев әйтүенчә, үзен яхшы яктан күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International