2018 елның 15-16 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукция һәм сыра җитештерүче иң эре – "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте, Казан шәһәрендәге "Пивоварня-Москва-Эфес" филиалы Акционерлар җәмгыяте компанияләре белән киңәшмәләр узды.
Әлеге киңәшмәләрдә җитештерү күрсәткечләре, 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына түләнүче акцизлар һәм 2018 елның ахырына кадәр фаразланучы акцизлар күләме тикшерелде.