Гыйнвар-сентябрьдә РФ федераль бюджеты профициты 2,57 трлн сум тәшкил иткән

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

2018 елның 1 октябренә РФ федераль бюджеты профициты 2,574 трлн сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Казначылыгының федераль бюджет үтәлеше турында оператив хисабыннан билгеле булды.

Бюджет керемнәре 13,989 триллион сум, чыгымнары - 11,415 триллион сум тәшкил иткән.

Үткән атна Финанс министрлыгы, министрлык алдан ясаган бәяләү буенча, РФ бюджеты профицитын агымдагы елның гыйнвар-сентябрендә 2,548 трлн. сумына яисә тулаем эчке продуктның 3,5% бәяләгән иде.

Казначылык мәгълүматы буенча, үткән елның гыйнвар-сентябрендә РФ тупланма бюджеты профициты 389,4 миллиард сум тәшкил иткән булган.

2017 елда РФ тупланма бюджеты дефициты, Казначылык мәгълүматы буенча, 1,35 триллион сум тәшкил иткән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International