Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, 5 октябрьгә торак фондын мониторинглау йомгаклары буенча күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 73%ка үтәлгән. Динамика соңгы ике атнада 9% тәшкил итә.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.