Дәүләт Думасы Комитеты 2019 елга бюджет проектын I укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына бюджет проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Дәүләт Думасы бюджет проектын 24 октябрь көнне тикшерәчәк.

Документ проектына караганда, 2019 елда бюджет керемнәре 19,969 трлн сум, 2020 елда - 20,219 трлн сум, 2021 елда - 20,978 трлн сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар 2019 елда 18,037 трлн сум, 2020 елда - 18,994 трлн сум, 2021 елда - 20,026 трлн сум тәшкил итәчәк.  

Закон проекты нигезендә бюджет профициты 2019 елда 1,932 трлн сум, 2020 елда - 1,224 трлн сум, 2021 елда - 952 млрд сум тәшкил итәчәк.

2020 һәм 2021 елларда керемнәрнең һәм чыгымнарның аркынлап үсеше исәпләнә, бюджет профициты кими барачак. Бюджет проектында 2020 елда керемнәр күләме 20,219 трлн сум (ТЭП 1,1%), ә чыгымнары - 18,994 трлн сум салып калдырылган. 2021 елда керемнәр 20,978 трлн сум, ә чыгымнар - 20,026 трлн сум көтелә. Бюджет профициты 952 млрд сум (ТЭП 0,8) тәшкил итәчәк.

2019 елга инфляция 4,3%, 2020 елга - 3,8%, 2021 елга - 4% зурлыгында фаразлана.

Өстәмә нефть-газ керемнәре Илкүләм иминлек фондына юнәлтеләчәк. 2019 елда алар 3,369 трлн сум, 2020 елда - 2,777 трлн сум, 2021 елда - 2,632 трлн сум тәшкил итәчәк.

Бюджет чыгымнары

2018-2021 елларда федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменең 2018 елда ТЭПның 17,2% ннан 2021 елга ТЭПның 16,9% кадәр кимүе фаразлана. Шул ук вакытта шартлы расланган чыгымнар күләме 475,3 млрд сум (чыгымнарның гомуми күләменә 2,5%) 2020 елда һәм 1 трлн сум (чыгымнарның гомуми күләменә 5%) 2021 елда тәшкил итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International