ТР финанс министры 2018 елның 9 аенда ТР тупланма бюджетын үтәү йомгаклары турында җиткерде

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Радик Гайзатуллин хәбәр итүенчә, 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 210,4 млрд. сум керем алынган, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 191,8 млрд. сум, түләүсез алынган керемнәр – 18,6 млрд. сум.

Планның үтәлеше 73 процент тәшкил иткән.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 160,5 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларның үз керемнәре барлыгы 31,3 млрд. сум күләмендә җәлеп ителгән.

Тугыз ай эчендә табышка салым кереме 69,7 млрд. сум тәшкил иткән.

Транспорт салымы 1,9 млрд сум күләмендә алынган.

Хисап чорында республиканың тупланма бюджетына физик затларның кеременә салым барлыгы 52,0 млрд. сум күләмендә кергән. Салым буенча керемнәр динамикасы уңай урнашкан.

Җир салымы 5,6 млрд. сум күләмендә алынган.

2018 елның 9 аенда федераль бюджеттан 17,6 млрд. сум кергән. Еллык планда  28,7 млрд. сум яисә 61 процент.

Татарстан Республикасының тупланма бюджетының чыгымнары 185,7 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджетының чыгымнары барлыгы 156,2 млрд. сум күләмендә башкарылган. Муниципаль берәмлекләрнең чыгымнары 59,1 млрд сум тәшкил иткән.

Ел башына калган бюджет акчалары һәм 9 айда кергән табышлар үз вакытында һәм тулысынча өстәлгән сумма белән хезмәт хакларын, бюджет оешмаларының агымдагы чыгымнарын түләргә, инвестицияле программаларны финансларга мөмкинлек биргән.

Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында һәм тулы күләмдә барлыгы 29,6 млрд. сум бүлеп бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International