Татарстан Республикасында 2018 елның 26 октябренә 1 млн 852,1 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган торакның 77,1%ын тәшкил итә. Бу турыда республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова катнашты.