Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты 2019-2021 елларга федераль бюджет проектына төзәтмәләрне тикшерүне тәмамлаган һәм парламентның түбәнге палатасына аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Документ Думага каралуга 14 ноябрь көнне чыгарылачак.
Бюджет проектын икенче укылышка әзерләгән вакытта илкүләм проектлар буенча чараларны комитет 2019 елга 425,7 млрд. сум, 2020 елга – 437,1 млрд. сум, 2021 елга – 687,8 млрд. сум бүлеп биргән.
Бюджет комитеты шулай ук кайбер юридик затларга чаралар бүлеп бирү белән бәйле булган төзәтмәләрне хуплаган.
Шуның белән бергә Бюджет комитеты инвалидларның иҗтимагый оешмаларына 2019 елга өстәмә 200 млн. сум акча юнәлтүне хуплаган. Бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә озак еллар ярдәм күрсәтеп килгән иҗтимагый оешмаларга ярдәм булачак, дип аңлатты төзәтмә авторларының берсе, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.