S&P Global Ratings (S&P) Халыкара рейтинг агентлыгы 2018-2021 елларда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 1,7-1,8% булыр дип исәпли. Бу хакта агентлыкның “Россиянең капиталь кертемнәр программасы компанияләрнең икътисадый үсешенә һәм бурыч түләүгә сәләтлелегенә нинди йогынты ясый ала” хисабыннан билгеле булды.
“Без 2018-2021 елларда Россиянең тулаем эчке продуктының чагыштырмача зур булмаган үсешен фаразлыйбыз – 1,7-1,8%, шул ук вакытта илнең хөкүмәте 2021 елда капиталь кертемнәр программасы хисабына тулаем эчке продукт үсеше 3% ирешергә мөмкин дип фаразлый”, - дип әйтелгән хисапта.
Шул ук вакыттта, S&P фикеренчә, гомуми суммасы якынча 30 трлн. сумга игълан ителгән инвестицияле проектларның тулы күләмдә гамәлгә куелуы шикле. Агентлык уздырган стресс-тестлар капиталь кертемнәрне 30%ка арттыру компанияләрнең кредит профильләренә тискәре йогынты ясавын, ләкин аларның рейтингларына сизелерлек басым күрсәтмәвен ачыклый.
“Безнең карашыбызча, Россия компанияләренең рейтингларына йогынты ясый алырлык төп фактор – ул кайбер геосәяси сәбәпләргә бәйле әлеге компанияләргә тышкы финанслауга рөхсәтне чикләү”, - диелә хисапта. Шулай ук агентлык илнең хөкүмәте макроикътисадый тотрыклылыкны саклауга өстенлекле игътибар бирәчәк һәм консерватив фиксаль сәясәтне саклаячак, шулай итеп, икътисадый үсешкә этәргеч бирәчәк дип саный.