Максим Орешкин: Россиядә макроикътисадый хәл тотрыклы

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Нефтькә бәяләрнең үзгәреп торуы һәм Россия компанияләренең һәм банкларының тышкы әҗәт буенча түләүләре борчу өсти, ләкин РФ икътисады һәм финанс базары 2014 ел белән чагыштырганда тотрыклырак дип саный РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.

Ул 2014 ел белән параллель үткәрде. Ул вакытта шулай ук бурычларны каплау процессы бара иде. Бу финанс базарларга җитди йогынты ясады.

“Хәзер без бер үк вакытта нефтькә кыска сроклы бәяләрнең кисәк төшүен дә, тышкы әҗәтнең кимүен дә күрәбез – боларның барысы базарларга борчу өсти, ләкин 2014 ел белән чагыштырганда, бу хәлләр белән билгеле бер дәрәҗәдә параллельләр үткәрергә мөмкин булганда, финанс базарлар һәм гомумән икътисад чагыштырмача тотрыклы”, - диде Орешкин АСЕАН саммиты кулуарларында.

Министр искәртүенчә, Россия икътисады тотрыклылыгына тәҗрибә (шул исәптән 2014 елныкы) нигезендә ясалган макроикътисадый структур үзгәртеп корулар булышлык иткән.

“Соңгы берничә елда безнең максат – тышкы шокларга тотрыклы макроикътисадый конструкция булдыру иде. Нефтькә бәяләр 25%ка төште, ә хәл тотрыклы булып кала бирә”, - диде Орешкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International