2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43нче утырышында «2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Ул имзалау өчен ТР Президентына юлланачак.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин закон проектына барлыгы 490 төзәтмә, 458е – Министрлар Кабинетыннан, 32се депутатлардан кабул ителгәнен әйтте.

«Депутатларның бер төзәтмәсе дә игътибарсыз калдырылмады. Аларның һәркайсы буенча тиешле карарлар кабул ителде», - диде. Төзәтмәләр программаларны финанслануда төгәллек кертү, илкүләм проектлар буенча чыгымнар, республика программалары буенча акча бүлешенә кагылышлы булган.

Төзәтмәләрне исәпкә алып, илкүләм проектлар өчен федераль акчалар 2019 елда 15 млрд сум, 2020 елда 10,6 млрд сум, 2021 елда 8,7 млрд сум булачак. Республика казнасыннан бу проектлар өчен 2019 елда 5,1 млрд сум, 2020 елда 4,7 млрд сум, 2021 елда 4,4 млрд сум бүлеп биреләчәк.

2019 елга республика бюджетында керем 237  млрд. 023 млн.   276,8  мең сум, чыгымнар - 241 млрд. 174 млн. 553,7 мең сум, дефицит – 4 млрд. 151 млн.  276,9 мең сум булыр дип көтелә.

2020 елга фараз: керемнәр - 235 млрд. 191  млн.  063,8  мең сум, чыгымнар -  239 млрд. 949 млн.  857,9 мең сум, дефицит - 4 млрд. 758 млн. 794,1 мең сум тәшкил итәчәк. 

2021 елга фараз: керемнәр - 240 млрд. 735 млн.  927,1 мең сум; чыгымнар - 246 млрд. 086 млн. 225,6 мең сум, дефицит – 5 млрд. 350 млн. 298,5 мең сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International