РФ Үзәк Банкы 2018 ел йомгаклары буенча Россиядә инфляцияне 3,9-4,2% диапазонында көтә, 4% дәрәҗәсенә юнәлеш тота. Бу хакта Үзәк Банкның Тикшеренүләр һәм фаразлау департаменты директоры Александр Морозов хәбәр итте.
“Фаразланган диапазонның уртасына юнәлеш тотабыз, якынча 4%”, - диде ул.