Дәүләт Думасы 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план чорына РФ бюджетына төзәтмәләре икенче укылышта кабул итте.
Төзәтмәләр керемнәрнең гомуми күләменең 1,874 трлн сумга артуын күздә тота – алар 18,947 трлн сум тәшкил итәчәк. Чыгымнарның гомуми күләме 212,7 млрд сумга 16,808 трлн сумга кадәр арта. Чыгымнарның тулаем эчке продукт күләменә карата өлеше 0,3 процент пунктына төшәчәк. 2018 елда федераль бюджетның профициты, бюджетның гамәлдәге редакциясендәге күрсәтелгән күрсәткечләр белән чагыштырганда, дүрт тапкырдан артыкка үсәчәк һәм 2,137 трлн сум тәшкил итәчәк.
Бюджетны формалаштырганда исәпкә алынган РФ тулаем эчке продукты күләме фаразы 98,234 трлн сумнан 101,164 трлн сумга кадәр арттырылган. Шулай ук 2018 елга федераль бюджетка салып калдырылган РФдәге инфляция билгесе 2,8%тан 3,4% кадәр тәгаенләнгән.
Төзәтмәләргә караганда, нефть-газ керемнәре 1,582 трлн сумга – 8,817 трлн сумга кадәр артачак. Шул ук вакытта өстәмә нефть-газ керемнәре 2,739 трлн сумнан 4,093 трлн сумга кадәр арта.
Төзәтмәләр буенча Хөкүмәтнең резерв фондына 6,672 млрд сум юнәлтергә планлаштырыла.
Төзәтмәләр 2018 елның гыйнвар-сентябрендә федераль бюджетның үтәлешен, шулай ук 2018 елда РФ социаль-икътисадый үсеше йомгакларын һәм шул ук елда бюджетның көтелгән үтәлешен исәпкә алып әзерләнгән. Документка аңлатма язуында кертелгән әлеге төзәтмәләр 2018 елда бюджетның балансланганлыгын тәэмин итә дип әйтелгән. Шул ук вакытта документ 2019-2020 еллар күрсәткечләренең үзгәрешен күздә тотмый.