2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармаклары вәкилләре, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары И.В. Козачек катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В. Волков уздырды.
Булган бурычны каплауны тәэмин итүнең нәтиҗәләре, шулай ук 2018 елда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең мөлкәткә салымнарын түләүләре мәсьәләсе каралды. Татарстан Республикасы министрлыкларына һәм идарә тармакларына 3 декабрьгә кадәр мөлкәткә салымнарны вакытында түләү әһәмияте турында хезмәткәрләргә аңлату эшләре уздыру киңәш ителде.