Дәүләт Думасы киләсе өч елга федераль бюджет турында законны кабул итте. Ул профицитның 2019 елда тулаем эчке продуктның 1,8%ннан 2021 елда тулаем эчке продуктның 0,8% кадәр кими баруын күздә тота.
2019 елда бюджет керемнәре 19,969 триллион сум, чыгымнары — 18,037 триллион сум дәрәҗәсендә күздә тотыла. Профицит 1,932 триллион сум яисә тулаем эчке продуктның 1,8% тәшкил итәчәк. Бюджет тулаем эчке продукт 105,82 триллион, инфляция — 4,3%тан да югары булмас дигән фараздан чыгып формалаштырылды.
Киләсе ике елда бюджетның керемнәренең дә, чыгымнарының да акрынлап артуы күздә тотыла, профицит исә кими барачак.
2020 елда керемнәр 20,219 триллион сум, чыгымнар — 18,994 триллион, профицит — 1,224 триллион сум (ТЭП 1,1%) күләмендә салына.
2021 елда керемнәр 20,978 триллион сум, чыгымнар 20,026 триллион, профицит 952 миллиард сум (ТЭП 0,8%) көтелә.
Бу елларда тулаем эчке продукт 110,732 триллион һәм 118,409 триллион күләмендә, инфляция 3,8% һәм дүрттан да югары түгел итеп фаразлана.