Максим Орешкин: РФ Икътисадый үсеш министрлыгы уртача сроклы фаразны 2019 елның башында яңадан карарга мөмкин

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Максим Орешкин: РФ Икътисадый үсеш министрлыгы уртача сроклы фаразны 2019 елның башында яңадан карарга мөмкин

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы киләсе елның башында, 2018 елның беренче йомгаклары билгеле булгач, уртача сроклы фаразны яңадан карарга мөмкин. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, 2019 елның беренче кварталында үз көченә керәчәк яңалыкларга, шул исәптән өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) артуына мониторинг ясарга кирәк.

“Әлегә без уртача сроклы фаразны яңадан тикшермибез, анда инде теги яки бу якка таба тәгаенләргә кирәк күрсәткечләр бар, ләкин моны әлегә эшләмибез, мин киләсе елның башында, без 2018 елның беренче йомгакларын алганнан соң, фаразны ничек тәгаенләргә кирәклеген карарбыз дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме беренче кварталда икътисадта булачак эффектларга мониторинг ясау. Без көткән бу квартал киләсе елда иң катлаулыларыннан булачак, бу киләсе ел башыннан алып, өстәлгән кыйммәткә салымны индексацияләү белән бәйле”, - диде Орешкин.

 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International