Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында чираттагы республика киңәшмәсе узды

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында  2018 елның 1 ноябренә 440 объектта эшләр төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 230 күп фатирлы торак йорт кабул ителгән.

Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International