Россия дәүләт әҗәтенә санкцияләрнең күңелле яклары аз булачак дип белдерде Силуанов

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Россия дәүләт әҗәтенә ихтимал булган санкцияләрнең күңелле яклары РФ өчен дә, инвесторлар өчен дә аз булачак. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Әгәр дә без хәзер финанс санкцияләр өлешендә әҗәткә санкцияләрне карасак. Әлбәттә, Россия өчен дә, шул ук әҗәтне сатып алуда катнашкан инвесторлар өчен аларның күңелле яклары аз булачак”, - диде ул “ВТБ Капитал”ның “Россия чакыра!” форумында чыгышы вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International