Антон Силуанов рубль курсы нефтькә бәяләрнең үзгәреп торуына бәйле түгел диярлек дип белдерде

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Рубль курсы нефтькә бәяләрнең динамикасына бәйле түгел диярлек. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.

“Чама белән катгый бюджет һәм акча-кредит сәясәте бездә алдан билгеләп була торган шартлар барлыкка килүгә булышлык итә. Курс нефтькә бәяләрнең үзгәрешенә бәйле тугел диярлек”, - диде ул “ВТБ Капитал”ның “Россия чакыра!” форумында.

Аның сүзләренчә, РФ бюджеты профициты илгә санкцияле басым юлында буфер булдыра. “Бюджет профициты тышкы шартларның төрле үзгәрешләре, шул исәптән санкцияле басым юлында буфер булдыра”, - диде Силуанов.

2018 елның федераль бюджеты профицитлы булачак – күптән түгел кабул ителгән төзәтмәләр тулаем эчке продуктның 0,5%ннан 2,1% кадәр артуын күздә тота.

Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан хупланган киләсе өчьеллыкка РФ бюджеты шулай ук профицитлы итеп төзелгән – 2019 елда тулаем эчке продуктның 1,8%, 2020 елда тулаем эчке продуктның 1,1% һәм 2021 елда тулаем эчке продуктның 0,8%.

Силуанов шулай ук Россиядә икътисадый шартлар алдан билгеләп була торганга әйләнә бара дип искәртте. Аерым алганда, рубль курсы нефтькә бәяләргә инде бәйле түгел диярлек.  

“Боларның барысы да без эшмәкәрлекне алып бару өчен алдан билгеләп була торган сигналлар бирүебез хакында сөйләргә нигез бирә. Киләсе алты елда салым үзгәрешләре булмаячак, бюджет сәясәтен уздыру нәтиҗәсендә төп макропараметрларны алдан билгеләү мөмкинлеге һәм бюджетны көйләү үзе үсешкә этәргеч бирүгә юнәлтелгән”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International