Россия икътисады катлаулылыкка яраклаша, үзен ышанычлы хис итә, үзенең эчке үсешенә шартлар тудыра. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.
Ул 2008 һәм 2018 елларның икътисадый проблемалары чорлары арасында аерма барыбер бар дип искәртте: “ул вакытта да кризис бар иде һәм хәзер дә без катлаулы чорны кичерәбез кебек, өстәвенә бу күренешләргә төрле шартлар сәбәпче”.
“Минемчә, бернинди кризислы күренешләргә һәм хәтта ясалма булдырылган авырлыкларга карамый Россия икътисадының бу катлаулылыкларга яраклашуын аңлау бар, ул үзен ышанычлы хис итә, үзенең эчке үсеше өчен шартлар булдыра”, - диде Путин “Россия чакыра” инвестицияле форумында.