Инвесторлар Россия икътисадый сәясәтенең фаразлап булучанлыгына һәм тотрыклылыгына, иртәгесе көнгә ныклы ышаныч белдерә, бу хакта төп капиталга инвестицияләр күрсәткечләре, тулаем эчке продуктның алга киткән темплары сөйли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
“Бездә тулаем эчке продукт үсеше 1,5% - күп тә түгел кебек, ләкин төп капиталга инвестицияләр тулаем эчке продукт үсеше темпларын узып китә – 4,1%. Бу инвесторларның иртәгесе көнгә ныклы ышаныч белдерүләре хакында сөйли, алар Россия Федерациясе финанс хакимияте нинди сәясәт үткәргәнен аңлый, ул исә тотрыклы, ышанычлы һәм аны алдан фаразлап була, ә тышкы шокларга икътисад яраклашты, бу хакта мин телгә алган күп факторлар җиткерә”, - диде Путин “Россия чакыра” инвестицияле форумында.