ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышы узды

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм  ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.

Төп тема - ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган бурычлар.

Утырыш Казанда  “Корстон”ның “Пушкин” залында, республиканың муниципаль районнары һәм Идел буе федераль округы төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында  узды.

Төп докладны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ясады.

Уртак утырышта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International