“Fitch Ratings” Халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын раслады

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

“Fitch Ratings” Халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасы кредит рейтингын “BBB-“ дәрәҗәсендә раслады, фараз “уңай.

“Fitch Ratings” агентлыгы ясаган нәтиҗәгә караганда, бу Татарстан Республикасының бурыч түләүгә сәләте яхшы булуын, үлчәнгән бюджет сәясәтен уздырган вакытта республиканың көчле бюджет күрсәкечләрен күрсәтә алуын, шулай ук республиканың диверсификацияләнгән икътисадын чагылдыра.

Республика рейтингы Россия Федерациясенең суверен рейтингы дәрәҗәсендә кала бирә һәм инвестицияле категория рейтингларына карый.

Шулай ук АКРА Россия рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын илкүләм шкала буенча «АА+» дәрәҗәсендә (фараз “Тотрыклы”) раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International