Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте.
Комиссия әгъзалары ике проектны карадылар: “Электр машиналары өчен электрографит щеткалар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесе булдыру” һәм “Чаллыда асылмалы конструкцияләр җитештерүне оештыру”.
Проектларның инвестицион планнары, бюджет нәтиҗәлелеген фаразлау, яңа эш урыннарын булдыру тәкъдим ителде.
Комиссия әгъзалары ике проектны да хупладылар.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та катнашты.