Узып барган ел Россия икътисады өчен шактый уңай булды. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.
“Бөтен авырлыкларны, чыгымнарны исәпкә алганда, икътисадый йомгакларны, аңлашыла без дә күп әйберләрдән канәгать түгел, ләкин гомумән алганда, мин шактый уңай дип бәяли алам”, - диде Медведев Россия телеканналларына интервьюсында.